«Яшьлегебез җырлары» фольклор утырмалары (18+)

23 апрель көнне, «Киң күңелле күршеләр» клубы эше кысаларында, 5 нче санлы китапханәдә өлкән буын кешеләре өчен «Яшьлегебез җырлары» дигән фольклор утырмалары үткәрелде. 
Клуб әгъзалары үткәннәрнең матур дөньясына кереп чумды, ә җырлар берничә мизгелгә булса да аларны яшьлек елларына кире кайтарды. «Киң күңелле күршеләр» утырмалары – күңел өчен чын-чынлап бәйрәм, ул җылы һәм күңелле аралашу рухында узды. Утырмага килгән кунаклар халык такмаклары җырлады, «Халык акылы» һәм «Мәкаль юкка гына әйтелми» мәкаль-әйтемнәр һәм «Җырлы» бәйгесендә катнашты. Өлкән буын вәкилләре онытылган яшьлек җырларын искә төшерде һәм әз генә вакытка XX гасырның 50-нче, 60-нчы, 70-нче, 80-нче һәм 90-нчы елларына кайтты, яшьлек җырларын башкарды һәм караоке музыкаль бәйгесендә катнашты. Утырмалар гадәттәгечә чәй эчү белән тәмамланды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: